Уфа шәһәре хакимиятендә узган оператив киңәшмәдә мэр Өлфәт Мостафин бүген Дим һәм Затон бистәләреннән шәһәргә чыгуны туктаткан күләмле юл-транспорт һәлакәтләре мәсьәләсенә кагылды.
Дим бистәсендәге "Яркий" микрорайоны янында 7 автомобиль, кайбер мәгълүматлар буенча 12 автомобиль катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте андагы автомобиль юлында тыгынлык тудырды. ЮХХДИ хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр булмаган. Моннан тыш, Затон күперендәге шундый ук авария нәтиҗәсендә Затон шоссесы буенча хәрәкәт туктатылган, биредәге "бөке" берничә чакрымга сузылган. «Бүген иртән Дим бистәсеннән, шулай ук Затон күпереннән чыкканда юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән, бу хәрәкәтнең авырлашуына китергән. Район башлыклары әлеге мәсьәләне ничек аңлата?» - дип сораган мэр.
Аңа бу урында бозлавык булмавы турында хәбәр иткәннәр. Димәк, әлеге юл-транспорт вакыйгасына "лихач"лар гаепле дигән нәтиҗәгә килгәннәр мэриядә.
Бүген башкалада карлы яңгыр ява. Юлларда аеруча сак булсак та, таманга туры килмәгәе.