+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 сентябрь 2019, 03:57

Дүртөйле күзгә күренеп матурлана!

Шәһәрдә “Башкортстан ихаталары” программасын гамәлгә ашыру буенча эш кызу бара.Бу максатта шәһәргә республика казнасыннан 31 миллион 668 мең сумнан артык акча бүленгән. Моңа өстәп, муниципаль казна 1 миллион 583 мең сумнан күбрәк биргән. Ә менә ремонт бәясенең 1 процентын халык үзе җыя.

Шәһәрдә “Башкортстан ихаталары” программасын гамәлгә ашыру буенча эш кызу бара


Бу максатта шәһәргә республика казнасыннан 31 миллион 668 мең сумнан артык акча бүленгән. Моңа өстәп, муниципаль казна 1 миллион 583 мең сумнан күбрәк биргән. Ә менә ремонт бәясенең 1 процентын халык үзе җыя.


Бүгенге көндә шәһәрнең Матросов һәм Беренче май урамнарында урнашкан дистәдән артык күпкатлы йорт ихаталарында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Биредә асфальт җәелгән, чәчәк түтәлләре өчен махсус урыннар барлыкка килгән, уңайлы, иркен парковкалар булдырылган.

— “Башкортстан ихаталары” программасы ярдәмендә безнең шәһәрдә 754 күпкатлы йорт һәм төрле биналарның ишек аллары төзеклән­дереләчәк, — дип уртаклашты Дүртөйле районы хакимиятенең торак контроле буенча бүлек мөдире Гөлназ Рәфис кызы Нургалиева. — 21796 квадрат метр мәйданда асфальт түшәлеп, 1390 метр аралыкта урамнарда яктылык челтәре яңартылачак. Бу эшләр нәтиҗәсендә 2 меңнән артык кеше гомер кичергән күпкатлы йортлар яны күзгә күренеп күркәмләнәчәк. Программа буенча йорт ихаталарында балалар өчен хәвефсез резина өслек җәелгән уен һәм спорт мәйданчыкларын җиһазлау да каралган. Яктырту челтәрен яхшырту максатыннан, электр энергиясен күп кулланучы яктырткычларны заманча диодлыларга алыштыру да башкарылачак.


Шул ук вакытта...

Республикабызда “Башкортстан ихаталары” програм­масын гамәлгә ашыру 2024 елга кадәр дәвам итәчәк, 3 мең ихата төзеклән­дере-ләчәк. Быел программа өчен 1,7 миллиард сум акча бүленгән.


Ихаталарыбыз искиткеч күркәмләнде, балаларыбыз, оныкларыбыз кинәнеп велосипедта, роликлы тимераякта йөри, без саф һава суларга яңа эскәмияләргә чыгып утырабыз, — ди Матросов урамындагы 12нче һәм 14нче йортларда яшәүче Светлана Васикова, Зәмфәрия Идиятуллина, Ләлә Мөкъминова һәм Эльмира Беликова. — Моңа кадәр язгы һәм көзге пычракларда, әйтергә дә оят, резина итекләр киеп кенә йөрерлек иде. Ихата урталарындагы зур һәм тирән чокырларда җыелып торган яңгыр күлләвекләрендә балаларыбыз да көн саен муеннарына кадәр пычранып керде. Йорт яннарыбыздагы асфальт яңартылмауга бер генә дистә ел үтмәде шул! Ниһаять, барыбызны сөендереп, ихаталарыбызда төзекләндерү эшләре башланды! Хәзер алар тәмамланып килә диярлек. Ишек алларыбызда машиналарыбызны калдырыр өчен киң, заманча тукталу урыннары эшләнде, уңайлы эскәмияләр куелды. Бүген спорт һәм балалар мәйданчыклары өчен җиһазлар кайтаруларын гына көтәбез. Киләсе елга яңартылган ихаталарыбызда күршеләр белән “Чәчәк үстерүчеләр бәйгесе”, “Кич утыру” кебек күңелле чаралар үткәрербез дип сүз беркетеп тә куйдык инде! Безнең арада “Ак калфак”, “Хәзинә” оешмалары вәкилләре дә бар бит.

Безгә дә яңа ихата бик ошый! — дип өлкәннәр сүзен җөпләде 10 яшьлек Сафия Сәетова белән Ландыш Гарифуллина. — Матур ихатага уйнарга чыгасы килеп кенә тора!
Миләүшә Латыйпова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Дүртөйле районы.
Читайте нас