Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җылыту сезонын башлау мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Башкортстан вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Борис Беляев хәбәр иткәнчә, республика Башлыгы кушуы буенча барлык шәһәр һәм районнар да җылылык сезонын башлау турында карар кабул иткән.
Хәзерге вакытта 18 мең күпфатирлы йортның 15,6 меңенә (89 процент) җылы бирелгән. Калган 2,4 мең йортка якын көннәрдә җылы биреләчәк.
Социаль учреждениеләргә килгәндә, 4 347 объектның 4 035е (92,8 процент) җылылык белән тәэмин ителгән. Аерым алганда, әлегә 10 сәламәтлек саклау объекты һәм 122 мәгариф учреждениесенә җылылык бирелмәгән. Аларның күбесе буенча бу мәсьәлә ике тәүлек дәвамында хәл ителәчәк.
- Хезмәттәшләрем, бу эшне тәмамлавыгызны сорыйм. Ул бик җаваплы. Кеше өшегәч, җылылык бирергә кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Моннан тыш, ни дәрәҗәдә оператив рәвештә эш итәргә әзер булуыгызны тикшердем. Имтиханны сез бүген тапшырмадыгыз, барыгызга да "икеле". Чөнки объектларның шактый зур процентын җылытуга тоташтырмаганнар.
Башкортстан Башлыгы тәүлек дәвамында җылысыз калган күпчелек йортларны һәм учреждениеләрне тоташтырырга, шулай ук якын көннәрдә штаттан тыш хәлләргә оператив җавап бирү өчен коммуналь хезмәтләрнең тәүлек буе кизү торуын оештырырга кушты.