Уфаның Чесноковка авылы балаларының мәктәпкә юлы зират аша үтә.
Анысы нәрсә, алар еш кына зират кырында яткан табутлар аша үтәргә тиеш була. Аларны кулланалар да шунда ташлап калдыралар икән.
Бу хакта урындагы бер ханым социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Балалар болай да иртән иртүк куркыныч урыннан йөрергә тиеш, ә монда табутлар... Ул шул рәвешле кешеләрне оялтырга булган.
Кырыйда гына чүп-чар түгү урыны да бар югыйсә. Ләкин аның янына килмәле түгел, һәрвакыт тулы була икән. Шуңа да матәм чараларыннан соң атрибутлар юлда ятып кала.
Ходайдан да курыкмыйлар икән...