Октябрь ахырында "Миловка паркы"нда 390 дольщик үз фатирларының ачкычын алачак.
Башкортстан Хөкүмәтендә "Төзелеш сәгате" форматында үткән киңәшмәдә республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Марат Әхмәдуллин әйткәнчә, "Миловка паркы" комплексы территориясендә аерым алты йорт төзелә.
"Яшьләр" комплексында торак сатып алучыларга 391 фатир биреләчәк.
Дүрт йортта барлык эшләр тәмамлану стадиясендә. Ике йортта 2-3 атналык эшләр калган, диде Әхмәдуллин.
Шуннан соң "Миловка паркында" 840 кеше кала, алар үз фатирларын көтә.
Финанслау Банкрот дип танылган төзүчеләрнең йөкләмәләрен җайга салу буенча фонд аша бара. Программага керү өчен дүрт критерийны үтәргә кирәк.
"Бүген барлык йортлардан әлегә бары тик дүрт объект — Уфада һәм Иглин районында гына әлеге нормаларга туры килә. Калганнарын без шушы критерийларга яраклаштырабыз. Октябрь-ноябрьдә Фонд тарафыннан финанслау өчен тагын сигез объект әзер булачак", — дип билгеләде Дәүләт комитеты җитәкчесе.