+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 сентябрь 2019, 18:59

Русиядә иң популяр хәмер эчемлеге билгеле

Экспертлар 15 миллиардтан артык касса чегын анализлаган.

Русиядә иң популяр хәмер эчемлеген ачыклаганнар. "Такском" компаниясенең сентябрь аена булган мәгълүматларына караганда, иң күп сатып алынган спиртлы эчемлек - ул сыра. Сату буенча топ-5кә шулай ук шәраб, аракы, коньяк һәм сидр кергән. Узган елның сентябрь аенда исә бишенче урында шампан шәрабы булган.
Алкогольсез эчемлекләр арасында - су, сут, куас, минераль су һәм энергетиклар аеруча күп эчелә. Экспертлар 15 миллиардтан артык касса чекларын анализлаган.
"Профилактика медицинасының милли медицина тикшеренү үзәге" белгечләре алкогольнең сәламәтлек өчен куркыныч тудыручы күләмен исәпләп чыгарган: ир-егетләр өчен ул 900 миллилитр сыра — өч стандарт порция, хатын-кызлар өчен 200 миллилитр шәраб яки ике порция.
Үз чиратында, Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Евгений Брюн белдерүенчә, алкогольнең хәвефсез өлеше юк, чөнки этанол нинди күләмдә дә - токсинлы матдә.
Читайте нас