Йөзе деформацияләнгән һәм береккән бармаклар белән туган ике яшьлек Софья Гыйззәтуллина республика дәваханәсенә китерелгән.
Аны хирург, тагын берничә тар белгеч тикшерәчәк. Иң элек аны генетик караган. Табиблар Сонядагы генетик синдром 100 мең очракка бер генә була, дип белдерә.
Балага әллә ничә операция таләп ителәчәк. Аның тән тукымаларын файдаланачаклар, бәлки донорныкын эзләргә дә туры килер.
Аннары сабыйны арытаба дәвалану өчен Мәскәүгә җибәрүләре ихтимал.