+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 сентябрь 2019, 07:44

"Табиблар туганыбызны мәҗбүри үтерде"

19 яшьлек егетнең якыннары дөреслек эзли.

Төмән шәһәрендә 19 яшьлек егет авариягә эләгеп, дәваханәгә китерелә. Аның баш сөяге җәрәхәтләнгән була. Бераздан аңына килә алмаган егетнең баш мие үлүе турында туганнарына хәбәр итәләр.
Табиблар аның органнарын алу өчен организмның функцияләрен ясалма рәвештә саклап торырга уйлый. Әмма моны аңлап калган туганнары, табибларга каршы чыга һәм дәваханә бинасына зур гына зыян сала. Алар бүлеккә керү ишекләрен җимерә.
Нәтиҗәдә, ике як та полициягә мөрәҗәгать иткән. Табиблар егетнең туганнарын янау белән куркытуда гаепләсә, мәрхүмнең туганнары егетне законсыз аппараттан өзүдә шикләнә.
Читайте нас