Республикада аюлар активлашты.
Күгәрчен районының Бикбулат авылы янында бер ат үләксәсе табылган.
Шушы урынга килгән ветеринарлар аңа аю һөҗүм иткән, дигән фикергә килгән.
Урындагы халык мондый очраклар турында күптән ишетелмәвен әйтә.
Ләкин республикада быел бу беренче генә очрак түгел. 15 сентябрьдә аю Зианчура районындагы заправкалау станциясе янында күренгән, ә Мәҗит авылы янында 10 сарыкны тунаган.
Салаватта яшәүчеләр кыргый җанварның урамнан үтеп баруын видеога төшергән.