Кичә Авыргазы районының Ташлыкүл авылында бер йортта янгын чыккан.
Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә ялкын телләре югарыга үрмәләгән булган. Утта 56 һәм 53 яшьлек ике ир янып үлгән.
Хәйбулла районының Бүребай поселогында да шундый ук хәл теркәлгән. Янгынны сүндергәндә түшәм ишелеп төшкән. Утта 40 яшьлек ир һәлак булган.
Зилаер районының Юлдыбай авылындагы ут фаҗигасендә тагын бер ирнең мәете табылган.