+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 сентябрь 2019, 12:10

Үгез сөзеп үтергән

Фаҗигале хәл Баймак районында булган.

24 сентябрьдә Башкортстанның Баймак районында шәхси хуҗалыкларның берсендә пенсионер ир белән бәхетсезлек очрагы булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Өлкән яшьтәге ир сарайдагы үгезне көтүгә чыгарганда, мал аңа ташланган. Кызганычка каршы, ул тән җәрәхәтләреннән сарайда ук үлгән.
Төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәте әлеге факт буенча тикшерү башлануы, судмедэкспертиза билгеләнүе, шулай ук һәлак булучының туганнарыннан сорау алынуы турында хәбәр итә.
Читайте нас