+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 сентябрь 2019, 05:57

Икәүләшеп 43 миллион сум акча урлаучыларны исемнәре билгеле

"Открытие" банкыннан акча урлаучыларның кем булуы ачыкланды.

"Открытие" банкыннан акча урлаучыларның кем булуы ачыкланды.
"Открытие" банкының Уфадагы филиалыннан 43 миллион сумга якын акча урлауда "Первоймайский" бүлекчәсе мөдире Лиана Латыйповага һәм шул ук бүлек кассиры Лилия Азнабаевага шик төшкән, дип хәбәр итә «Коммерсантъ-Уфа".Тикшерү версиясе буенча, хатын-кызлар 2,5 ел дәвамында бергә эшләгән, кассадан күп тапкырлар акча үзләштергән, ә җитешсезлекне яшерү максатында клиентларның вкладларын ябуын рәсмиләштергән. Шул рәвешле 50 вкладчының исәбе ябылган.
Шул ук вакытта кассир Лилия Азнабаева быел июль аенда шул ук бүлектән янә 6,5 миллион сум акча алып чыккач, барыслыгы күпме акча урлануы билгеле була. Ул вакытта полиция хезмәткәрләренең шик астына бүлекчә мөдире Лиана Латыйпова да эләккән.
"Открытие"дә акча урлаулар банкның үз хәвефсезлек хезмәтен планлы тикшерү вакытында табыла. Шик төшүчеләргә карата "Үзләштерү яки растрата ясау" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Банк хезмәткәрләренә миллион сумга кадәр штраф белән ун елга кадәр төрмә яный.
Читайте нас