Красноярск краеның Тюхтет районындагы тайгада балалары белән бергә гаилә югалган. Бу хакта кичә, 24 сентябрьдә, төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.
Гаилә ял көннәрендә урманга нарат күркәсе җыярга китә һәм шуннан бирле алар турында бернинди хәбәр дә юк. 1970 елгы ир, 1973 елгы хатын һәм аларның 1999 һәм 2008 елларда туган ике баласын полицейскийлар, коткаручылар һәм волонтерлар эзли.
Хокук сакчылары гаиләне соңгы вакытта күргән, алар белән аралашкан барлык кешеләрне барлый, сорау ала.