Соңгы вакытта пенсионерларга кредит бирү 20 процентка арткан.
Алтмыш яшьтән өлкәнрәкләргә банклар кредитны түбәнрәк ставка белән һәм күбрәк суммада бирә башлаган.
Кредит оешмалары бу категория клиентларның бурычларны вакытында һәм төгәл түләүләрен, керемнәренең даимилеген исәпкә алып. шулай эшли.
Шул ук вакытта пенсионерларның банкларга мөрәҗәгать итүе аларның акчасы ай дәвамында очны очка ялгарга җитмәүдән, ди кайбер белгечләр.