39 яшьлек ир элек үтерү өчен хөкем ителгән булган. Ләкин бу аны туры юлга бастыра алмаган.
Августта ул пилмин ясаучы булып эшләгән бичара хатынга ташланган һәм, көчсезлегеннән файдаланып, мәсхәрәләгән. Хатын хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән.
Җинаятьче тотылган һәм гаебен таныган.
Бер тапкыр, закон бозып, хөкем җәзасы үткән кешеләрдән саграк булырга кирәк. Аларның күпчелеге төрмәдән төзәлеп чыкса да, араларында тагы да әшәкеләнүчеләр бар. Аларның юлына очрарга язмасын. Сак булырга кирәк.