Кичә, 23 сентябрьдә, Яңавыл станциясендә поезд тәгәрмәчләре астында 15 яшьлек кызның һәлак булуы турында язып чыккан идек инде. Аның шәхесе билгеле булды. Бу хакта социаль челтәрләрдәге бер пабликта хәбәр ителә.
Кыз Нефтекама шәһәрендә яшәгән һәм тома ятим булган. Хәбәрдә әйтелүенчә, ул 2014 елда әти-әнисен югалткан. Әтисен үлгән килеш тапканнар, ә әнисенең йөрәге туктаган. Шуннан соң кызны үзе дә ике кыз тәрбияләүче хатын опекага алган.
Әлеге вакыйга алдыннан гына кыз социаль челтәрләрдәге битендә барлык язуларны бетергән һәм аңа керү мөмкинлеген чикләгән.
Мәгълүм булуынча, үсмер кыз кичә иртән Яңавыл станциясендә дүртенче һәм алтынчы кабул итү юлларын үтеп, вагон астына керә һәм, ул кузгалып китү сәбәпле, шунда фаҗигале һәлак була.