Белорет районындагы шәхси йортларның берсендә ике айлык сабыйның мәетен тапканнар.
Сабыйның үле гәүдәсе 23 сентябрь иртәсендә үз караватында табылган. Сабый билгесез шартларда үлгән - баланың тәнендә бернинди зыян билгеләре юк. 14 сентябрьдә һәлак булган балага ике ай тулган булган. Баланың мәетен суд-медицина экспертизасына алалар. Хәзер экспертлар сабыйның ни сәбәпле үлүен һәм бу куркыныч тарихта криминаль эз булу-булмавын ачыклый.
Искәртеп узабыз, элегрәк Учалы районының Ахун авылында да шундый ук күңелсез очрак булган иде. Анда билгесез шартларда яшь ярымлык сабый үлде.