+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 сентябрь 2019, 10:01

"Әти-әни мине читлеккә бикләп тотты"

Кыз һаман да әти-әнисе янына кайтырга теләми.

Мәскәүдә яшәүче Ярослава Журавлеваны якыннары өч ел эзләде. Һәм, ниһаять, кыз Түбән Новгородта табылды.
12 яшь чагында кыз автоавариягә юлыга һәм бик нык башы белән бәрелә. Әлеге очрак кызның психикасына да зур йогынты ясый. Ул көйсезләнә, әти-әнисе белән һәрвакыт конфликтка керә. Гаилә берничә ел Австалиядә дә яшәргә мәҗбүр була. Русиягә әйләнеп кайткач та кызның хәле яхшырмый. Зурәнисе кызга 14 яшь булганда аның көндәлеген таба. Анда ул туганнарын үтерү турында хыяллануын яза.
Әти-әнисе белән мөнәсәбәте бик нык бозылгач, кыз зурәнисенә яшәргә китә. 2016 елның 16 июлендә кыз зурәнисенә агу эчереп өйдән чыгып кача.
Тикшерүчеләргә кыз аны әти-әнисе читлеккә бикләп тотуын һәм төрле психотроп дарулар эчерүләрен әйткән. Ул әле дә туганнарын күрергә теләми.
Читайте нас