+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 сентябрь 2019, 12:21

Уфада дельфинарий булачакмы?

Уфада дельфинарий булачакмы? Бу сорау әлегә ачык кала, чөнки объектны төзүгә каршы петициягә 46 мең кеше имзасын куйган.

Уфада дельфинарий булачакмы? Бу сорау әлегә ачык кала, чөнки әлеге объектны төзүгә каршы петициягә 46 мең кеше имзасын куйган.
Республика Хөкүмәтендә узган "Инвестсәгать"ләрнең берсендә "Су дөньясы" дип аталган Уфа компаниясе шәһәрдә дүрт катлы күңел ачу үзәге төзү проекты белән чыккан иде. Әлеге үзәктә 700 тамашачыга исәпләнгән дельфинарий булдыру да каралган. Шулай ук биредә тропик бакча, террариум, крокодил, ташбака, төрле еланнар асрала торган урыннар булдыру күз уңында тотыла.
Дельфинарий төзүгә каршы кешеләр дельфиннарның акыл ягыннан да, хис-тойгылар ягыннан да бик үсешкән хайваннар булуын, аларның иреген хлорлы төрмәләрдә чикләү зур кансызлык икәнлеген ассызыклый. "Бу акыллы җан ияләре иректә, диңгез һәм океаннарда яшәгәндә генә озын гомерле була", - ди алар.
Читайте нас