+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 сентябрь 2019, 07:50

Ват-җимер коймасын, юл өстендә тормасын...

Хакимият йортының тимер коймасы берәүнең ачуын чыгарган

Чиләбе шәһәрендә алтмыш ике яшьлек пенсионер, "кызып алгач", эмоцияләрен тыеп тора алмаган.
Ул төбәк хакимияте бинасын әйләндереп алган койманы җимерә башлаган.
Полиция нарядына ул әлеге "геройлыгын" чиновникларның халыктан аерылып, тимер койма артына яшеренеп утырулары ачуымны кабарта, дип аңлаткан.
Аңа карата, административ хокук бозган өчен, чара күргәннәр, өч тәүлеккә ябып куйганнар, дип хәбәр итә URAL PRESS.
Читайте нас