+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 сентябрь 2019, 04:14

100 дәүләттән кунаклар көтәбез

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек һәм аны үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышында катнашты. Халыкара фольклор фестивале республикада 2020 елның 18 июленнән 1 августына кадәр узачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек һәм аны үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышында катнашты. Халыкара фольклор фестивале республикада 2020 елның 18 июленнән 1 августына кадәр узачак.
Киңәшмәне ачып, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец 2017 елның 1 июнендә ил Президенты Владимир Путинның VI Бөтендөнья фольклориадасын үткәрү турындагы указга кул куюын искә төшерде. Узган елның 6 февралендә Фольклориада-2020гә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты булдыру турында Русия Хөкүмәте карары чыкты.

– Бу традицион чара алтынчы тапкыр узачак, төрле илләрдән коллективлар киләчәк. Без фестивальне югары дәрәҗәдә оештырырга тиеш, – диде Ольга Голодец.

Радий Хәбиров әлеге колачлы чарага әзерлек барышы турында сөйләде. Ул белдерүенчә, Фольклориадада 100 илдән 3 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Алар үзләренең традицион музыкасын, биюләрен, халык кәсебен, аш-су, костюмнар һәм сәнгатен тәкъдим итәчәк. Әлеге вакытка 85 дәүләт чарада катнашачагы турында белдерде. Фестиваль көннәрендә Башкортстанга 2,5 миллион турист килер дип көтелә.

– Фольклор программасы республика башкаласы белән генә чикләнмәячәк, барлык районнар һәм шәһәрләр буенча таралачак. Бүгенге көнгә фестивальдә катнашучыларның чыгыш ясау мәйданнары, яшәү һәм туклану урыннары билгеләнгән, – диде Радий Хәбиров. – Алда зур эш көтә. Һәм без уртак көч белән бөтендөнья мәдәни форумын югары дәрәҗәдә үткәрә алырбыз дип ышанабыз.
Читайте нас