+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 сентябрь 2019, 06:46

Керпеләрне кем үтергән?

Уфада керпеләрне күпләп юк итәләр. Шәһәр халкы керпеләрне үтерүдә 17 яшьлек үсмердән шикләнә, ул этләр белән урман зонасында йөри.

Уфада керпеләрне күпләп юк итәләр. Шәһәр халкы керпеләрне үтерүдә 17 яшьлек үсмердән шикләнә, ул этләр белән урман зонасында йөри.
Соңгы берничә көн эчендә Уфаның Блюхер урамы буендагы урман-парк зонасында эт асраучылар биш керпе үләксәсе тапкан. Җәнлекләрдә көч кулланып үтерү эзләре табылган. Бер җәнлекне бөтенләй агачка асып куйганнар. Халык 17 яшьлек егеттән шикләнә. Ул еш кына паркта сугышчан токымлы ике эт белән йөри икән.
“Керпеләр чир тартучылар, янәсе, этләргә чир йокмасын өчен аларны үтерәчәкмен. Бу - сезнең эш түгел”, дигән. ”Вести-Башкортстан” ул егет белән сөйләшкән кешенең сүзләрен китерә.
Шул ук вакытта хокук саклау органнарында бу эш белән кызыксыналар инде. Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә тикшерү башлану турында хәбәр итәләр. Шик төшкән кешене “хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә” маддәсе буенча җаваплылыкка тарттырырга мөмкиннәр.
Читайте нас