Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә ике кыз студент егетне мәсхәрәләгән.
Кызларның берсе аңа төзәтергә телефонын бирә, ә егет аның экранын ватып кайтара.
Моның өчен гүзәл затлар 3 мең сум таләп итә. Ләкин егет түләргә ашыкмый. Шуннан кызлар, ике дә уйламый, егетне кыйнаган һәм сексуаль төрдәге төрле начарлыклар кылган.