+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 сентябрь 2019, 08:53

Луиза Хәйруллинага акча җыя башлаганнар

Бу юлы адвокатка түләү өчен.

Бу юлы адвокатка түләү өчен.
Мошенниклар тик ятмый, әнә социаль челтәрләрдә Луиза Хәйруллинага адвокат яллау өчен акча җыя башлаганнар.
Бер хатын үзен Луизаның ахирәте дип таныштырып, исәп ачкан.
— Минем дускаема акча белән ярдәм итегез. Аңа 10 ел төрмә яный, ә акча җыю кыен. Луизаның әтисенә дә бүген бик авыр. Мин аның ахирәте Мария. Луиза СИЗОда булганда, бу биттә мин утырачакмын, — дип язган ул.
Укучылар уяу һәм сак булсын, мошенниклар тозагына эләкмәсен иде.
Читайте нас