+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 сентябрь 2019, 14:21

Машинада йөрүдән баш тартучылар күбәя

Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, илебездә яшәүчеләрнең яртысы, бензин бәясе арту сәбәпле, машинада йөрүдән мәхрүм калырга мөмкин, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Машинадан баш тартуның сәбәпләренә килгәндә, сораштыруда катнашучылар, беренче чиратта, бензинга бәя артуга канәгатьсезлек белдерә, икенчесе – автомобильне карап тору чыгымнары: салымы, ОСАГО полисы, ремонт эшләре кыйммәт дип саный. Шулай ук "бөке"ләрдән, юлларның начар сыйфатыннан зарланучылар да күп булган.
Көннән-көн хаклар арта шул, һәм бензинга гына түгел. Машинада йөрүдән баш тартырсың да, бәлки, ә менә ашамый яшәп булмый бит...
Читайте нас