+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 сентябрь 2019, 12:16

Прокуратура "кызган таба"га бастыргач кына, җылылык бирелгән

Шаран районындагы балалар бакчасына әлегә кадәр җылылык бирми интектергәннәр. Балаларның әти-әниләре прокуратурага шикаять белән баргач кына, хәл уңай якка үзгәргән.

Шаран районындагы балалар бакчасына әлегә кадәр җылылык бирми интектергәннәр. Балаларның әти-әниләре прокуратурага шикаять белән баргач кына, хәл уңай якка үзгәргән.
150 бала тәрбияләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бүлмәләрендә җылылык 16 градус кына булган, балалар кат-кат киенеп йөргән.
Ә санитар нормалар буенча уен бүлмәләрендә 18-24 градус җылы булырга тиеш. Прокуратура район хакимияте башлыгын "кызган таба"га бастыргач кына, балалар бакчасына җылылык бирелгән. Бу хакта Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читайте нас