+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 сентябрь 2019, 16:30

"Һәр районда бизнес-шерифлар булачак"

ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта бизнес форумы Башкортстанның визит карточкасына әйләнде, дип ассызыклады республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров.

ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта бизнес форумы Башкортстанның визит карточкасына әйләнде, дип ассызыклады республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров.
- Башкортстан хәзер үсешнең яңа этабында. Хәзер безгә республиканы яңа, сыйфатлырак дәрәҗәгә күтәрәчәк темпны билгеләү бик мөһим», — дип ассызыклады Андрей Назаров.
Аның сүзләренә караганда, Башкортстан бүген тулай төбәк продукты буенча илдә 10нчы урында тора.
Шул ук вакытта, шушы көннәрдә республика Башлыгы Радий Хәбировның социаль-икътисади үсешнең стратегик юнәлешләре турындагы Указы нигезендә, тулай төбәк продукты күләме буенча Русиянең иң яхшы биш төбәге арасына керү бурычы куелган.
Куелган бурычка ирешү өчен, беренче чиратта, икътисадны үстерергә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итәргә кирәк, дип саный республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы.
Төбәктә эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлтелгән чаралар исәбендә Андрей Назаров Башкортстанның һәр шәһәрендә һәм районында бизнес-шерифлар барлыкка килүне атады.
Читайте нас