Русиядә шундый закон кабул итәргә җыеналар.
Әгәр документ кабул ителсә, законсыз перепланировкалар яисә тиешсез газ җиһазларын урнаштыруны тикшерүче приставлар, хуҗаның ачканын көтеп тормыйча, йорт ишеген ватып керә алачак.
Ишекләрне генә түгел, фатир эченә керергә комачаулаучы конструкцияләрне дә җимерергә мөмкин булачак.
Ишек вату кисәк кенә башкарылмаячак. Башта проблемалы фатир хуҗасына кисәтү ясалачак. Әгәр дә хуҗа приставларны үзе кертми икән, ун көн үтүгә, приставлар ишекне ватып керә алачак.
Ишекне җимереп кергән очракта дәүләт хезмәткәрләре милекне бозмаска тиеш булачак. Үзләре артыннан чит кешеләр кертү дә ярамаячак.