+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Сентября 2019, 08:46

Табиблар, булачак әниләрне бутап, йөклелекне өзгән

Табибларга каршы җинаять эше кузгатылган.

Кореядә табиблар әни булырга хыялланган хатынның теләген челпәрәмә китергән. Аңа ялгыш аборт ясаганнар...
Яшь хатын үзенең йөкле икәнен белгән көнне дәваханәгә килә. Алты атна авыры булган бу хатын балага үсәр өчен кирәкле витаминнар, минераллар бирүләрен үтенә. Табиблар аның белән сөйләшеп тә тормый хатынга наркоз бирә һәм аборт ясый. Наркоздан уянган хатын үзе белән нәрсә булуын аңламый. Эч авыртуга түзә алмаган хатын табибларга мөрәҗәгать иткәч, аңа нәрсә булганын аңлаталар.
Чынында исә, бу көнне әлеге хатынга бик охшаш икенче хатын абортка килергә тиеш булган. Табиблар аларны бутаган. Әлеге хәл буенча тикшерүләр дәвам итә.
Читайте нас