Владимир Фриске кызының авыру тарихын көне, сәгате белән истә калдырган.
«Аның шеше 2013 елның 7 апреленнән 7 июненә кадәр үскән. Нибары, ике ай эчендә... Беренче билгеләре шундый иде: ул күк белән җирне бутый башлады. Аннары ул суга кереп бата язды. Әнисенә: «Мин чак кына батып үлмәдем», – диде. Аны һәрвакыт йокы баса иде. Барлык тәрәзәләрне ябып, йокларга яту ягын карый иде – ул һәрчак уттан качты. Ул баш авыртуына чыдый алмый башлаган иде, дару да, укол да ярдәм итмәде».
Җырчы 2013 елның 24 июнендә аңын югалта һәм аны ашыгыч ярдәм алып киткән була. Дәваханәдә чирнең симптомнарын күрмәгәннәр дә. Шешне үстерү өчен ниндидер этәргеч булган. Ә ике айдан соң аны хастаханәгә китергәч, шеш дүрт сантиметр иде инде. Жанна аңсыз ятканда, янына улы килә иде. Җырчының әтисе сөйләвенчә, Платон килгәнне Жанна сизә иде.
Ә сез табибларга еш күренеп торасызмы, әллә дәваханәгә барып җиткәнче еллар узамы?