+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 сентябрь 2019, 03:44

Аны зәңгәр күк чакырды!

“Кызыл таң” нәшрияты коллективы “Первушино” кече авиация аэродром комплексына ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен бирергә тәкъдим итә

“Кызыл таң” нәшрияты коллективы “Первушино” кече авиация аэродром комплексына ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен бирергә тәкъдим итә

Муса Гайса улы тарихка курку белмәс очучы лачын булып та, сугыштан соңгы елларда, бигрәк тә Мәскәүдән Уфага яшәргә кайткач, оста оештыручы булып та кереп калган.

Муса – лачын, Муса – батыр... Әмма аның исеме тиешле югарылыгына күтәрелгәнме икән? Әйе, аны мәңгеләштерү буенча туган ягында, Уфада байтак кына эшләр башкарыла. Безнең карашка, әлегә алар җитәрлек дип булмый. Ул Бөек Җиңү көнендә генә искә алына торган шәхес түгел, аның исеме республика тормышында һәркөнне яңгырап торырга хаклы.


Чыннан да, бер түгел, ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган очучылар бармак белән генә санарлык, Муса Гәрәев исә нәкъ шушыларның берсе.

Ул фронтка 1942 елның сен­тябрендә алына. Сержант Гәрәев дошман белән беренче тапкыр Сталинград янында очраша. Озак һәм каты сугышлардан соң, Дон фронты гаскәр­ләре белән һөҗүмгә күчә һәм дошманны тар-мар итә. Бу җиңүдә Муса Гәрәевның да өлеше зур була. 1944 елда М. Гәрәев эскадрилья командиры итеп тәгаенләнә.

Ул данлыклы “Ил-2” самолетында Донбасста һәм Миус елгасы буенда дошманның танкларын, пехотасын, аэродромдагы самолетларын юк итә. Һөҗүм нәтиҗәсендә Донбасс азат ителгәннән соң, Муса Гәрәев хезмәт иткән 1нче гвардия Сталинград дивизиясе Кырым ярымутравына юнәлә. Бу дивизия Кырымны, героик Севастопольне дошманнан азат итү өчен барган сугышларда тиңдәшсез батырлыклар күрсәтә. Һавада безнең авиация өстенлек итә.

Кырымда фронт сызыгыннан 70 чакрым ераклыкта дошман аэродромы урнашкан була. Дивизиянең Мелитополь штурм полкының өч төркеме ( аларның берсенә батыр очучы Гәрәев җитәкчелек итә) дошман аэродромын бомбага тота. Безнең авиация төр­кемнәре үзләренә йөкләтелгән бурычны төгәл үти, аэродромда дош-манның 25 самолеты зарар күрә, 17се яндырыла. Фашистларның Веселовкада һәм башка урыннардагы аэродромнары да юк ителә.

Белоруссиядә һөҗүм башлангач, Мәскәү — Минск магистрале буйлап чигенүче дошманга безнең авиация тарафыннан аеруча куәтле һөҗүм ясала. Юл дошманның яндырылган һәм җимерелгән танклары, машиналары, хәрбиләрнең мәетләре белән түшәлә. Бу операциядә дә якташыбыз Муса Гәрәев һәм ул җитәкчелек иткән төркем командование куйган бурычны үти.

Муса Гайса улы Вильнюс, Каунас шәһәрләрен азат итүдә, Көнчыгыш Пруссиянең Кенигсберг шәһәрен, Пиллау портын алуда һәм башка операцияләрдә катнаша. Ул 250дән артык очыш ясый!

Муса Гәрәевка немец илбасарларына каршы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1945 елның 23 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, шул ук елның 19 апре­лендә икенче тапкыр Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм “Алтын йолдыз” медале белән бүләкләнә. Сугыш азагына штурмо­викларның 1нче гвардия авиация дивизиясенең байрагын биш хәрби орден бизи. Муса Гәрәев хезмәт иткән 76нчы авиация полкыннан 25 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аларның өчесе бу исемгә ике тапкыр лаек була.


Кушнаренко районы

хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин:

Безнең Кушнаренко районында урнашкан “Первушино” ком-ташлы кече авиация аэродромы Русиядә иң яхшылардан санала. Республика һәм район халкы өчен дә ул аерым бер горурлык чыганагы. Яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә аның роле санап бетергесез.

Без аэродромга данлыклы якташыбыз, лачын-очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исеме бирелсә, без бик шат булыр идек. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганда, бу халкыбызның данлы тарихына олы ихтирамыбыз һәм киләчәк буыннарга изге аманәтебез булып кабул ителер иде.


Батыр якташыбызның күкрәген Ленин ордены, өч Кызыл Байрак ордены, Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә “Ватан сугышы”, Александр Невский һәм III дәрәҗә Богдан Хмельницкий, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, “Батырлык өчен” һәм “Сталинградны обороналаган өчен” медальләре, башка бик күп чит ил бүләкләре бизи. Муса Гайса улы 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә үткән Җиңү парадында катнаша.

Сугыштан соң Муса Гәрәев авиация полкы командиры булып хезмәт итә. 1951 елда — М. В. Фрунзе исе­мендәге Хәрби академияне, ә 1959 елда СССР Генераль штабы академиясен тәмам-лый. 1956 елда аңа полковник дәрә-җәсе бирелә.

1948 елда Геройга Илеш райо-нының Иләкшиде авылында бронза бюст куела. Ул 1960 елда Уфага күчерелеп, Дан бульварына урнаштырыла. Герой яшәгән йортка һәм ул эшләгән ДОСААФ комитеты урнашкан бинага мемориаль тактаташлар куелган. 1947 елда скульптор Н. В. Томский тарафыннан Муса Гәрәевның базальттан ясалган сыны Третьяковка галереясында саклана.

Чыннан да, батыр очучының исемен мәңгеләштерү өчен байтак кына эшләр башкарылган. Әмма аның исеме мотлак зәңгәр күк, “корыч канатлы кош”лар белән дә бәйле булырга тиеш. Шушы уңайдан, “Первушино” аэродромына Муса Гәрәев исемен бирү урынлы булачак һәм киләчәк буыннарга якташыбызның данлы исемен, аның тиңсез батырлыкларын хәтердән чыгармаска ярдәм итәчәк, аның белән горурланырга, аннан үрнәк алырга этәргеч булачак.


Батыр улы булу — горурлык та, җаваплылык та


Сугыштан соң Гәрәевлар гаиләсе Мәскәүдә яши. Ул махсус операция башкаручы дивизиядә очучы булып хезмәт итә, бер үк вакытта Башкортстаннан СССРның Югары Советы депутаты да була.

Муса Гәрәевның улы Евгений Гәрәев гаиләсе турында сөйләгәндә горурлык һәм җаваплылык тойгылары кичерә.

— Коммуналь фатирда ике бүлмә бар иде. Анда бер дә кеше өзелмәде —әтинең хезмәттәшләре, дуслары, Мәскәүгә килгән туганнары һәрвакыт бездә тукталдылар. Еш кына, депутат буларак, аңа бөтенләй таныш булмаган кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә иде. Сугышта сукыр калган һәм документларын югалткан кешене хәтерлим. Әти аның белән бөтен инстанцияләргә йөреп, ничек булса да ярдәм итәргә тырышты. Мондый мисаллар бик күп, ул бөтен кешегә ярдәм итүне бурычы итеп санады. Өстәвенә, аннан ярдәм өмет итеп килүчеләр айлар буе бездә бушлай яшәде.

Әтине еш кына махсус заданиеләргә озаталар иде, без аны яртышар ел күрми торган чаклар да булды. Мине һәм абыем Валерийны тәрбияләү белән, нигездә, әни шөгыльләнде. Әти безне балачактан армиядә хезмәт итәргә өйрәтте, иркәләп үстермәскә тырышты. Әмма ул беркайчан да безгә җәза бирмәде, киноларга, циркка алып барырга вакыт таба иде.

1963 елда Муса Гайса улы очыш вакытында аңын югалта. Сугышта алган контузиясе үзен шулай сиздерә. Табиблар Гәрәевка очуны тыя. СССР ДОСААФын җитәкләгән танылган очучы Александр Покрышкин Муса Гәрәевка ДОСААФның Башкортстан комитетын җитәкләргә тәкъдим итә.

— Әти бик шатланып риза булды, — дип хәтерли Евгений Муса улы. — Әни белән 1965 елда Уфага күчеп килделәр. Мин шул ук елны МДУның биология факультетына укырга керергә әзерләндем, тик тиешле баллны җыя алмадым. Бәхеткә, бу баллар белән Уфада медицина институтының шул ук факультетына укырга керергә була икән. Мин шулай иттем дә. Уфада яшәгән еллар күңелдә якты хатирә булып саклана.


Сәхифәне Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.
Читайте нас