+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Сентября 2019, 12:15

Ат кешнәве йокы бирми!..

"Иртәнге биштән бөтен йорт белән ат кешнәвен тыңлыйбыз. Түзәрлек хәлләр калмады!.." - дип бәргәләнә шул йортта яшәүчеләр.

Түбән Новгородтагы күпфатирлы йортларның берсендә ат тавышын яратучы ир яши. Һәр иртә саен ул ат кешнәве тавышы яздырылган стереосистеманы бар көченә кабызып куя. Күршеләренең тавышны басуын үтенеп сорауларын колагына да элми, ишеген ачмый. Ачтыра алучыларга йодрык белән ташлана. Аны полиция дә, штраф та куркытмый.
- Эш көннәрендә - иртәнге 5тән кичке 9га кадәр, ял көннәрендә иртәнге 11дән төнге 11гә кадәр бөтен йорт белән ат кешнәвен тыңлыйбыз. Түзәрлек хәл калмады!.. - дип бәргәләнә шул йортта яшәүчеләр.
- Аның әйтүенчә, без иртәнге алтыда торабыз һәм аңа тугызга кадәр йокларга комачаулыйбыз. Без ирем белән эшкә торабыз, балаларым балалар бакчасына җыена, сәгать җидедә барыбыз да чыгып китәбез, шуннан соң тыныч кына йоклап булмыймени? - дип ярсый шул йортта яшәүче Елена Шмелева.
Әлегә бу хәлнең очы-кырые күренми, ди бахыр.
Читайте нас