+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 сентябрь 2019, 16:13

Чапай бәрәңге яраткан

Дәүләкән районының Чапай авылында икенче икмәгебез бәрәңгегә багышланган үзенчәлекле бәйрәм узды.

Дәүләкән районының Чапай авылында икенче икмәгебез бәрәңгегә багышланган үзенчәлекле бәйрәм узды.
Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Флүзә Миңнеәхмәтова бу көнне авылдашларны бай мәдәни программа һәм мул табыннар белән каршы алды. Аңа мәдәният йорты каршында оешкан "Гәүһәрләр" фольклор ансамбле, сәнгать сөючеләр һәм авылның кул осталары ярдәмгә килде.
"Бәрәңге халыкны ачлык елларда үлемнән коткарган. Ул һәр заманда да табын күрке булган туклыклы ризык", - ди мәгариф ветераны Гәүһәр Әминева. Халкыбызның гореф-гадәтләренә аш-су әзерләү культурасына ихтирам тәрбияләүче мондый чаралар аеруча әһәмиятле.
Бу көнне Чапай авылы халкы үзәк мәйданга бәрәңгедән әзерләнгән тәмле сыйлар, бакча җимешләре белән килде. Бәйрәм кичкә кадәр җыр-моң белән дәвам итте.
27.09.2019 | Яңалыклар Добавить комментарий
Читайте нас