+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 сентябрь 2019, 12:08

Гаиләсен үтереп, 24 ел тайгада качып йөргән ирне суд залында азат итәләр

Николай Громов моннан күп еллар элек хатынын һәм кызын үтереп, җинаятьтән соң тайгага кача.

Николай Громов моннан күп еллар элек хатынын һәм кызын үтереп, җинаятьтән соң тайгага кача
Чирек гасырга якын ул урманнарда яши. Ләкин моннан туеп, халык янына чыкмакчы булганда гына чак батып үлми. Аны Тулунда ташу вакытында күреп алып коткаралар.
Дәваханәдә Громов үзенең кем булуын һәм чын мәгълүматларны атый. Полициянең, һичшиксез, кеше үтерүче белән кызыксыначагын һәм җәза билгеләнәчәген аңлап сөйләшә.
Бу вакыйга, ир тайгадан чыкмаса, ничек тәмамланыр иде - билгесез. Әмма барысы да көтелмәгән борылыш ала. Николай Громовны суд залында ук азат итәләр.
Ничә еллар буе тайгада качып йөргән карт 24 ел элек булган фаҗигадә хатыны һәм кызының исән калуын белми, дип хәбәр итә "Вести".
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=26674 сайтында укыгыз!
Читайте нас