Бу гаҗәп хәл Уфада булган.
Уфаның Сипайлово бистәсендә бер ир-егет күлләвектә балык тоткан. Шулай итеп егет хакимиятнең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итәргә теләгән, дип яза "ГлавУфа".
Урындагы халык бер атна дәвамында хакимият органнарыннан күлләвек суын суыртып алуны сорый. Алар бу хәлне видеоязмага төшергән.
Күлләвек аркасында йорт ихатасыннан үтеп йөреп булмый. Күлләвекнең тирәнлеге тездән өстә булган. Бәлки, әлеге видеоязмадан соң бу проблемага игътибар бирелер.