+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 сентябрь 2019, 03:53

Изгелек кыл да суга сал...

“Система” фонды беренче тапкыр Башкортстанда социомәдәни фестиваль уздырачак

“Система” фонды беренче тапкыр Башкортстанда социомәдәни фестиваль уздырачак


29 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр төбәкнең биш шәһәрендә яшәүчеләр бай мәдәни-мәгърифәт программасында катнаша алачак. Моннан тыш, “Система” төбәкнең балалар социаль һәм мәгариф оешмаларына 3 миллион сумнан артык хәйрия ярдәме күрсәтәчәк.
“Система” хәйрия фонды президенты Анна Янчевская әйтүенчә, фонд мондый фестивальләрне инде өченче ел рәттән үткәрә һәм аларның дәрәҗәләре һәм колачлары елдан-ел арта бара. “Без “Система Fest”ны Башкортстан Хөкүмәте белән партнерлыкта беренче тапкыр үткәрәбез һәм фестивальнең тарихы буенча мондагысы иң зурысыдыр, мөгаен. Төбәк халкы өчен без мәдәни, фәнни һәм мәгариф башлангычларын үз эченә алган зур программа әзерлә­дек. Шулай ук программаның бер өлешен мәгариф оешмаларында балалар хәвефсез-леге һәм имгәнүләрне кисәтүгә бәйле мөһим проблемаларны хәл итүгә багышладык”, – диде Анна Янчевская .

Фестиваль 29 сентябрьдә Уфада “Мәдәни ял” федераль акциясе белән башланып китәчәк. М. Нестеров исемен-дәге музей теләге булган һәркем өчен ачык булачак. Бу көнне Уфа халкы һәм шәһәр кунаклары Русия һәм чит ил фарфоры күргәзмәсенә, XVIII–XIX гасырлардагы урыс рәссамнарының даими экспо-зицияләренә, шулай ук, Михаил Нестеров һәм Давид Бурлюк әсәрләре экспозиция-ләренә бушлай керә алачак. Александр Тюлькин (1888-1980), Анатолий Лежнев (1888-1956) һәм Алексей Храмов (1909-78) күргәзмәләре дә тамашачыларның игътибар үзәгендә булачак.

“Мәдәни ял”ның мөһим өлеше — интерактив программа: балалар һәм өлкәннәр өчен экскурсияләр, мастер-класслар һәм лекцияләр.

30 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр фестиваль Башкортстан шәһәрләре буенча китә һәм 4 октябрьдә Уфага кайта. Благовещен (30 сентябрь), Бөре (1 октябрь), Ишембай (2 октябрь), Мәләвез (3 октябрь) һәм Уфа (4 октябрь) шәһәр-ләрендә яшәүчеләрне бай эчтәлекле программа көтә: кино күрсәтү һәм лекцияләр белән күчмә планетарий, Урыс музее коллекциясеннән К. Айвазовскийның эш репро-дукцияләренең күчмә күргәз-мәсе буенча экскурсияләр, һөнәрчелек буенча мастер-класслар. Балаларны тематик квестлар, лекцияләр, өстәл уеннары зонасы һәм фестиваль партнерларыннан курчак тамашалары көтәчәк.

“Мобиль планетарий”га килүчеләр йолдызлар турында фәнни-популяр фильмнар сериясен карый һәм космосның серле тирәнлекләренә мавыктыргыч видео сәяхәт кыла алачак.

“Знаток” фәнни-интерактив лабораториясе кысаларында уен формасында физика, электр һәм электр техникасы буенча гамәли дәресләр узачак. “Экспериментаниум” кызыклы фәннәр музее хезмәт-кәрләре “Электр могҗизалары” дигән мастер-класста анда катнашучылар электр белән мавыктыргыч тәҗрибәләр үткәрә алачак. “Playtronica” яшь уйлап табучылар өчен мастер-класс оештырачак, анда балалар физик программалаштыру өчен инструментлардан файдаланырга өйрәнәчәк.

Фестиваль партнеры – “Башкортстан электр челтәр-ләре компаниясе” җәмгыяте мәктәп укучылары өчен электротехника нигезләрен һәм электр хәвефсезлеге кагыйдә-ләрен белүгә кызыклы интеллектуаль викторина үткәрәчәк. Җиңүче мәктәпләр компьютер классларын тәэмин итү өчен 10ар компьютер алачак. Приз­лы урыннарны алган балалар һәм аларның педагоглары интернет-кибеткә бүләк карталары белән бүләкләнәчәк.

Шулай ук Толерантлык үзә-ге белгечләре “Һәркем мөһим” дигән антибуллингка каршы яңа программа кысаларында педагоглар өчен укулар уздырачак, аларга белем бирү оешмасында җәберләү профилак­тикасының интерактив ысулларын тәкъдим итәчәкләр.

Фестиваль кысаларында “Система” хәйрия фонды балалар социаль һәм белем бирү оешмаларына чаралар үткәрелә торган шәһәрләрдә китапханә фондларын тулыландыру өчен актуаль китап­лар, төбәк мәктәпләре өчен ноутбуклар, балалар иҗаты өчен комплектлар, балаларга электротехника нигезләрен аңларга ярдәм итә торган конструкторлар, шулай ук, лицензияле фәнни фильмнар белән комплекттагы күчмә планетарий тапшырылачак.

Чараның җентекле программасы белән хәйрия фонды сайтында танышырга мөмкин.

Акцияне оештыручы — “Система” хәйрия фонды, Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән “Башкортстан электр челтәрләре компаниясе” җәм-гыяте партнерлыгында үткә­релә.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас