+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Сентября 2019, 16:44

Керфек-ирен ясаткансың, бәрәңге пешерә белмисең!..

Әлеге дә баягы җырчы Илсөя Бәдретдинованың тетмәсен теткәннәр.

Кызык бу адәм баласы. Киңәш бирер урынга, сине юньсезгә санап, бетереп ташлый. Киңәшең кирәкмәгәндә, акыл сата. Җырчы Илсөя Бәдретдинованың да инстадусларыннан: "Бәрәңгене ничек дөрес пешерәләр ул?" - дип соравы җитә калган.
- Мин бәрәңгене су кайнап чыккач кына сала идем... Әби шулай өйрәтте. Имеш, салкын суга салсаң, бөтен тәме суга чыгып бетә. Ә бүген алай дөрес түгел, сразы салкын суга салып пешерергә куярга, дип аңлаттылар. Давай, өйрәтегез әле. Гомерем үтә бәрәңге пешерә белмичә, - дип язган җырчы.
Җаваплар озак көттермәгән, билгеле. Бер төртмә теллесе болай ук язып куйган: "Каш, ирен, керфек ясата беләсез, ә бәрәңге пешерә белмисез! Оят!"
Шулай да киңәш бирүчеләр арасында булган пешекчеләр, технологларның сүзенә колак салмый ярамый. Алар бәрәңгене кайнар суга салып пешерергә киңәш итә.
Ә сез ничек эшлисез? Безгә дә кызык булып китте әле бу хәл. Киңәшләр көтәбез.
Читайте нас