+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 сентябрь 2019, 04:25

Ташкыннарга юлдаш татар кызы Алсу

“Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирәк: алга бару”, — дигән Оноре де Бальзак.Бик еш кына без хатын-кызны чи­бәр, ягымлы, нәфис, шул ук вакытта, көчсез зат итеп күзаллыйбыз. Әмма шушы гүзәллә­ребез арасында да көч-леләр бар. Андыйлар кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә, физик хез-мәтне үз итә. Аллаһы Тәгалә аларга зифа буй-сын, мөлаемлыкка өстәп, зирәклек, кыюлык, максатчанлык бир­гән.

“Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирәк: алга бару”, — дигән Оноре де Бальзак


Бик еш кына без хатын-кызны чи­бәр, ягымлы, нәфис, шул ук вакытта, көчсез зат итеп күзаллыйбыз. Әмма шушы гүзәллә­ребез арасында да көч-леләр бар. Андыйлар кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә, физик хез-мәтне үз итә. Аллаһы Тәгалә аларга зифа буй-сын, мөлаемлыкка өстәп, зирәклек, кыюлык, максатчанлык бир­гән.


Спортның Олимпия төре булган ишү слаломы буенча Башкортстан, Русия һәм дөнья ярышларында гел җи-ңү­ләр яулаган спорт мастеры Алсу Минәҗева нәкъ шундыйлардан.

Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала бит ул. Илеш районының Илеш авылында гап-гади укытучылар гаиләсендә туган кыз үзенең тәвәккәллеге, житезлеге белән шундый үрләр яулармын дип уйлады микән?! Мөгаен, юктыр.

Алсуның балалык еллары Кадер авылында үтә. Бераздан гаилә район үзәге Югары Яркәйгә күченеп килә. Биредә ул укуын дәвам итә һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү түгәрәгендә шөгыльләнә башлый. Ә инде Уфага күчкәч, республиканың каноэ һәм байдаркада ишү буенча махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри һәм спортның Олимпия төре булган ишү слаломы белән шөгыльләнә. Беренче тренерлары В. Егорованы, Н. Волковны рәхмәт сүзләре белән искә ала Алсу. 2013 елда ул республика җыелма командасы составында әлеге спорт төре буенча Бөтенрусия ярышларында 5 тапкыр призлы урын яулый.

Кызга беренче җиңүне Алтай Республикасында Русия беренчелегенә 17 яшькә кадәр спортчылар арасында үткән ярыш китерә. Ул каноэ команда ярышында – беренче, шәхси узышта – икенче, шулай ук, Русия чемпионатында шушы ук спорт төрендә команда ярышында икенче урын ала. Мәктәптә дә сынатмый кыз: уку отличнигы була.

2013-17 елларда ул Русиянең яшүсмер­ләр җыелма командасы составында чыгыш ясый, спорт мастеры булуга ирешә. Бу вакытта аңа — нибары 16 яшь! 2017 елда өметле кызны Русия җыелма командасы составына алалар.

Якташым белән күрешкәндә, мин аның спортка чын йөрәктән бирелгәнлеген, тормышының спорт белән үрелгәнлеген ачык күрдем. Ул җиңү яулаган ярышларны санап бетергесез.

Бүгенге көндә Алсу Минәҗева ялгыз-каноэ

(С-1), ялгыз байдарка (К-1), хатын-кызлар арасында каяк-экстрим, каноэ-микст классларында чыгыш ясый һәм аның исеме Русия, Европа, дөнья чемпионатлары жиңүчеләре арасында еш яңгырый. Бүген ул билгеле спортчы.

Алсуның ягымлы йөзенә, нәфис буй-сынына карагач, анда шулкадәр көч, гайрәт булуына ышанып та бетмисең. Әлбәттә, һәр спорт төре үзенчә катлаулы – якташыма да мондый зур унышларга ирешү жиңел генә бирелмәгәндер. Жиңү шатлыгын кичерү өчен искиткеч күп тырышлык кирәк. Гомумән, спорт мастеры Алсу Минәҗева — күпләргә үрнәк.


Алсу Минәҗеваның спорт үрләре:

* 19-24 яшьлек спортчы хатын-кызлар арасында Русия беренчелегендә күп тапкыр җиңүче һәм призер,

* хатын-кызлар арасында каноэ, байдарка һәм экстрим слалом классларында Русия кубогы, Русия чемпионатында шәхси һәм команда ярышларында күп тапкыр призер,

* хатын-кызлар арасында каноэ классында ике тапкыр Русия кубогы иясе (2018-19 еллар),

* хатын-кызлар арасында каноэ классында ике тапкыр Русия чемпионы (2017, 2019 еллар).

* 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында байдарка классында команда ярышында Европа беренчелегендә бронза призеры (Солкан, Словакия, 2016),

* 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында каноэ классында команда ярышында дөнья беренчеле-гендә алтын медаль иясе (Краков, Польша, 2016),

* 19 яшькә кадәрге спортчылар арасында каноэ-микст классында дөнья беренчелегендә алтын медаль иясе (Братислава, Словакия, 2017),

* каяк-экстрим классында Дөнья кубогының бронза призеры (Микулаш, Словакия, 2018),

* 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында каноэ классында дөнья беренчелегенең (Краков, Польша, 2016), Европа чемпионатының (Тацен, Словения, 2017), Европа беренчелегенең (Братислава, Словакия, 2018) финалисты.

* 2019 елда Алсу 24 яшькәчә булган спортчылар арасында каноэ классында шәхси берен­челек-тә дөнья беренчелегендә (Краков, Польша) көмеш медаль алса, каяк-экстрим классында Дөнья кубо-гының беренче этабында (Лондон, Бөек Британия) җиңүче була.



Гөлназ ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА.

Илеш районы.
Читайте нас