+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 сентябрь 2019, 08:53

Уфада югалган 14 яшьлек кызны табып, полициягә тапшырдылар

Бер тәүлек элек югалган 14 яшьлек кызны Уфада исән-сау табып алалар.

Бер тәүлек элек югалган 14 яшьлек кызны Уфада исән-сау табып алалар.
Эвелина Садриева балигъ булмаганнар эшләре буенча хезмәткәрләр белән әңгәмә өчен полиция бүлегенә китерелде, дип хәбәр итәләр Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында.
Яшүсмер танышында кунган.
Сигезенче сыйныф укучысы дус кызы белән урамда йөргәннән соң, өенә кайтмаган. Дус кызына ул әти-әнисенең Интернет һәм социаль челтәрләрдән файдалануны тыюы турында сөйләгән. Кичә төнлә Эвелина Садриева соцмедиада үз сәхифәсенә берничә тапкыр кергән булган.
Читайте нас