Стәрлетамакта үсмерләр ана эт һәм аның 11 көчеген җәзалап үтерә.
Ирекмәннәр хәбәр итүенчә, укучылар 14 көчек китергән ана эт янына петардалар алып керә. Шартлаудан курыккан эт чыгып чаба һәм шунда ук машина көпчәкләре астында үлә. Ятим калган көчекләрнең авызына петарда каптырган үсмерләр соңыннан ни булганын видеога төшергән.Социаль челтәрләрдән файдаланучылар сөйләвенчә, җәзалаган көчекләрне балалар бишенче кат балконыннан ташлаган.
Балаларның кансызлыгына таң калган укытучылары әңгәмә үткәрергә булган, әмма ул кире нәтиҗә биргән.
Бер малайның әти-әнисе мәктәпкә килеп, укытучыдан яла ягу өчен гафу үтенүен таләп иткән – янәсе, баласы бу эштә катнашмаган. Шул ук вакытта калган балалар малайның бу эштә катнашуын раслый.
Хайваннарны җәзалауда ким дигәндә дүрт кеше катнашуы билгеле - берсе төшергән, икесе аларга петарда каптырган һәм берсе җитәкчелек иткән. Күпме кеше "карарга" килгән - билгеле түгел. Әмма бу эштә катнашучыларның шәхесләре билгеле. Алар барысы да - 8нче мәктәпнең 5-8нче сыйныф укучылары.