"Открытие" банкы филиалы идарәчесенең 43 миллион сум урлавында кем гаепле икәнлеге ачыкланды.
Элегрәк ул үзен кызгансыннар өчен акчаның яман шеш авыруыннан интегүче әтисенә кирәк булуын белдергән иде. Алай булып чыкмады. Барысы да гап-гади: хатын-кызның бәлаләрендә һаман да шул ирләр гаепле. Әлеге ханымның сөяркәсе булган, ул банк кредит бирмәгән кешеләргә процент белән бурычка акча бирү белән шөгыльләнгән. Менә шунда аңа әлеге банкир хатын кирәк булган да инде.
Соңгысы ул сораган саен акча алып чыккан. Бу эшкә тагын бер хезмәткәрне җәлеп иткән. Үзе идарәче булгач, бу эшләрне майтару авыр булмаган.
Өстәвенә, югарыда полиция системасында аларны "яклаучы" бер кеше булганлыгы билгеле.
Ләкин хокук сакчысы ришвәтчелектә гаепләнеп кулга алынганнан соң, акрынлап боларның эшләре дә фашлана.