+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 сентябрь 2019, 12:50

15 яшьлек малай үсмер кызга ут төрткән

Аның гомеренең берникадәр өлеше колониядә үтәчәк.

Санкт-Петербургта яшәүче үсмер 2,5 елга тәрбияләү колониясенә озатылды.
Тикшерүләр буенча, узган елның ноябрендә 15 яшьлек 8нче сыйныф укучысы 14 яшьлек кызның өстенә спиртлы сыекча сибә һәм ут төртә. Кызның гәүдәсенең 25 проценты пешә. Шулай ук сулыш алу системасы да зыян күрә.
Балаларның бер-берсенә вәхшиләрчә мөнәсәбәттә булып, төрле җинаять кылуы еш кабатлана. Белгечләр моны тәрбия һәм аларга игътибар җитмәүдән, дип аңлата.
Читайте нас