Әлеге медицина учреждениесеннән эштән бушатылган шәфкать туташы сатып алучыларга берничә фото һәм өч видео тәкъдим итә.
Билгеле булуынча, яман шешнең дүртенче стадиясе белән көрәшүче актрисаның фотосы өчен 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр акча тәкъдим итүчеләр бар.
Әмма әлегә мондый материалны кулга төшерүче юк иде. Анастасия палатасы янында һәм клиникадагы сак хезмәтенең көн-төн кизүдә торуы аның тынычлыгын саклый, күрәсең.
Әлеге материалларны тәкъдим итүче шәфкать туташы үзенең кичәдән башлап биредә эшләмәве турында белдерә.
Әмма әлегәчә беркемгә дә фото һәм видео матералларын бирергә ашыкмый. Бәлки намусы белән көрәшәдер...