+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 сентябрь 2019, 07:23

"Чистый нервыма тидегез!.."

Уфада бер хатын чәйнек белән машинаны җимергән...

Уфаның Калинин районы прокуратурасы «аңлы рәвештә милеккә зыян салу» маддәсе буенча 43 яшьлек хатынга карата гаепләү актын раслады.
Ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, агымдагы елның мартында күршесенең өй алдындагы автомобиленең даими эшли торган сигнализациясе аркасында хатын йоклый алмаган. Даими кабатланып торган бу хәл аны чыгырыннан чыгара. Ул чәйнеген күтәреп урамга чыга һәм автомобильнең алгы пыяласына, бамперга, фарага, башка урыннарына күп тапкырлар бәрә.
«Аның гамәлләре нәтиҗәсендә машинага 15 мең сумлык зыян килгән. Хатын гаебен тулысынча таныды, китерелгән зыянны каплады», — дип хәбәр итәләр прокуратурадан.
Бу эш Калинин районының мировой судына җибәрелгән.
Читайте нас