+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 сентябрь 2019, 07:14

Физкультурадан соң үлгән

Уфа колледжларының берсендә студент егетнең билгесез сәбәпләр аркасында гомере өзелгән.

Уфа шәһәре колледжларының берсендә дәрес вакытында беренче курс студенты үлгән. Бу хакта Башкортстанның Тикшерү комитетына сылтама белән "РИА Новости" агентлыгы хәбәр итә.
Беренче курс студенты физкультура дәресендә үзен начар хис итә. Ашыгыч ярдәм чакыртып, егетне дәваханәгә озаталар. Ул шунда үлә.
Бу факт буенча тикшерү башланган. Хокук сакчылары бу хәлнең барлык шартларын ачыклый, курсташларыннан, укытучылардан һәм туганнарыннан сорау алына. Тикшерү барышында студентның авыру булу-булмавы ачыкланачак.
Читайте нас