Бу тормышта әллә нинди галәмәтләр була.
Украинаның Черновцы өлкәсендә сиам игезәкләре туган. Кызларның гәүдәләре — бер, башлары ике.
Бу ил өчен генә түгел, дөнья өчен сирәк очрый торган хәл, ди белгечләр.
Сиам игезәкләре туачагы аналарының карынында ук беленгән. Әмма хатын инанулары буенча йөклелеген өзәргә теләмәгән.
Хәзер табиблар нишләргә дип баш вата.