+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 сентябрь 2019, 07:23

Машинасын коткарам дип, тереләй янып үлгән

Белорет шәһәрендә торак йортта чыккан янгында хуҗа кеше утка кергән.

Белорет шәһәрендә торак йортта чыккан янгында хуҗа кеше утка кергән.
Братская урамындагы йортта чыккан янгын "Рено Логан" автомобиле куелган веранданы, мунча һәм гаражны ялмап алган.Биредә яшәүче гаилә, төтен исе сизү белән, урамга йөгереп чыга. Әмма гаилә башлыгы инде ут ялмаган йортка кире әйләнеп керә, машинаны коткарырга ниятли, күрәсең. Әмма ул үзе дә ут эчендә кала һәм тереләй янып үлә.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе тикшерүчеләре әлеге очракны ачыклау өстендә эшли, янгын килеп чыккан очракта, аеруча сак булырга һәм коткару чараларын белгечләр кулына тапшырырга чакыра.
Читайте нас