+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 Октября 2019, 04:23

“Аксаков көзе”ндә – “Өмет кыңгыравы”

Башкортстанда XXIX Халыкара Аксаков бәйрәме үтте. Бу уңайдан Уфа елга училищесында һәм Аксаков исемендәге 11нче мәктәп-гимназиядә намус дәресләре үтте, С.Т. Аксаков мемориаль йорт-музеенда Рәҗәп Вәкиловның күргәзмәсе ачылды. С.Т. Аксаков һәм А. С. Пушкин һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасы узды.

Башкортстанда XXIX Халыкара Аксаков бәйрәме үтте. Бу уңайдан Уфа елга училищесында һәм Аксаков исемендәге 11нче мәктәп-гимназиядә намус дәресләре үтте, С.Т. Аксаков мемориаль йорт-музеенда Рәҗәп Вәкиловның күргәзмәсе ачылды. С.Т. Аксаков һәм А. С. Пушкин һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасы узды.
Халыкара Аксаков бәйрәменең тантаналы кичәсе Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында оештырылды. Фойеда китап, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре эшләде. Кунаклар Аксаков премиясенә дәгъва итүчеләрнең эшләре белән танышты. Балалар китапханәләренең үзәкләштерелгән системасы хезмәткәрләре С.Т. Аксаковның тормыш юлы һәм иҗаты буенча квест оештырды. Шәһәр солистлары һәм коллективлары музыкаль номерлар әзерләде.

Чара алдыннан Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәламләү хатын җиткерде. Аерым алганда, анда болай диелә: “Урыс мәдәниятенең искиткеч форумы Башкортстанның кунакчыл җирендә өч дистә елга якын уза. Шушы вакыт эчендә ул илебезнең иҗтимагый тормышында әһәмиятле күренешкә әверелде. Халыкара Аксаков бәйрәмен без якташыбыз, күренекле язучы Сергей Аксаковка һәм туган җиренә карата тирән мәхәббәт кичергән Аксаковлар гаиләсенә хөрмәт күрсәтү буларак бәялибез. Аксаков бәйрәме арытаба да халыклар арасындагы тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга, Башкортстан белән Русиянең чәчәк атуына ярдәм итәр дип ышанам”.

Бәйрәм чаралары республика районнарында дәвам итте. Бәләбәй районының Надеждино авылында күренекле якташыбызга багышланган әдәби очрашулар, күргәзмәләр, “түгәрәк өстәл”ләр, иҗат кичәләре узды. Приют авылында “Аксаков көзе” программасы, Бәләбәйдә “Өмет кыңгыравы” дип аталган концерт оештырылды.

Уфа районының Зубово авылында үзәк мәйданда милли һәм тематик мәйданчыклар оештырылды. Шулай ук күңел ачу, язучының туганнары, С.Т. Аксаковның иҗатын яратучылар белән очрашулар узды.


Үз хәбәрчебез.
Читайте нас