Уфа шәһәреннән Милана Җәләева үзенең дәү әтисе, дәү әнисе белән таныштыра:
- Әниемнең әти-әнисе Мөсәвәмә һәм Мирсат Вахитовларның тормыш корып яши башлауларына - 61 ел! Ярты гасырдан артык бер-берсенә тугры алар, гаҗәпләндергәне шул - алар бүген дә бер-берсенә гашыйк бугай... Мин моны үземнең күзәтүләремнән чыгып әйтәм. Алар бергә булганда күз карашлары шундый якты, җылы, ә берсе өйдә булмаса, икенчесе боега башлый. Мин дә тормыш юлымда шундый мәхәббәтемне очратырмын дип ышанам, аларныкы кебек - берәү генә, әмма гомерлек!
Амин, шулай булсын, Милана. Мөсәвәмә апа белән Мирсат аганы Өлкәннәр көне белән тәбриклибез, сәламәт булыгыз берүк!
"Кызыл таң" акциясе дәвам итә, кушылыгыз, дуслар. Фото һәм хәбәрләрегезне 8 917 472 58 54 номерлы вацапка юллагыз!