Шушы көннәрдә генә Дүртөйле урманында Уфадан килгән 66 яшьлек ир-егет адашкан. Ярый әле, бәла булганчы, коткаручылар аны эзләп тапкан. Адашкан ир-егеттән ерак түгел генә алар үз күзләре белән зур аю йөрүен дә күргәннәр. Бу вакыйгадан соң коткаручылар урманга сәяхәт кылырга яратучыларны сак булырга чакыра. Аю - куркыныч җанвар, ач булса, адәм баласына ташланырга да күп сорамый. Былтыр себер тарафларында аю ботарлаган пешекче хатын-кыз турындагы аянычлы хәбәр барыбызны да тетрәндергән иде.